news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар 15 июльдә Татарстанда һава торышы начараюы турында кисәтте

Синоптиклар 15 июльдә Татарстанда һава торышы начараюы турында кисәтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

15 июльдә Татарстанда һава торышының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада урыны белән көчле яңгыр, боз явуы, яшен булуы ихтимал. Шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе фаразлана.

Казанда 15 июльдә шулай ук урыны белән яшенле яңгыр яварга һәм җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә шәһәрдә томан төшәчәк.

Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда атна ахырына кадәр диярлек көнбатыш циклон алып килгән тотрыксыз һәм артык эссе булмаган һава торышы сакланачагы турында белдергән иде. Аның Үзәк Россия территориясеннән көнчыгышка таба хәрәкәте узган атна ахырында ук башланды, бу хакта РФ Гидрометеоүзәгенең бүлек башлыгы Александр Голубев хәбәр итте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, июльнең икенче декадасы республикада нормадан ике градуска салкынрак булачак: уртача һава температурасы төбәктә +18,2 градус, Казанда +19,0 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot