Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик Тишковец: Татарстанда ноябрьдән тотрыклы минус температура урнашачак
Татарстанда тотрыклы минуслы температура ноябрь башында урнашырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.
«Тотрыклы минус температуралар – ул ноябрьдә күзәтелә торган хәл, башка сүзләр белән әйткәндә, алар иң яхшы очракта бер айдан соң, метеорологик кыш җиткәч урнашачак. Температураның ноль аша тискәре күрсәткечләргә тотрыклы күчүе, кагыйдә буларак, ноябрьнең беренче-икенче декадасы арасында була», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Ноябрь башына кадәр республикада кыш башлануы көтелми, дип өстәде ул.
«Агымдагы ай ахырында гына, анысы да плюс температурада, явым-төшем катнаш агрегат халәтенә күчә башлаячак, һәм әкренләп температура төшә башлаячак», - дип йомгаклады синоптик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз