Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик Тишковец: Татарстанда кар көртләренең биеклеге 95 сантиметрга җитте
Татарстанда көчле кар явулардан соң барлыкка килгән кар көртләренең биеклеге 95 сантиметрга җиткән. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте. Мондый күрсәткечләр Яшел Үзән районының Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәсендә теркәлгән. Бу – илдәге иң зур күрсәткечләрнең берсе. Синоптикның сүзләрен РИА Новости китерә.
Эксперт сөйләгәнчә, иң биек кар көртләре Киров өлкәсендә теркәлгән – Нолинск аларның биеклеге 111 сантиметрга җиткән. Башкортстанда, Бакалы авылында, кар катламы 108 сантиметр тәшкил иткән. Пермь краеның Губаха шәһәрендә дә кар биеклеге шул кадәр үк.
Түбән Новгород өлкәсендә, Шахунья шәһәрендә, кар көртләре 96 сантиметрга кадәр булган. Удмуртиядә, Чабаксарда, 91 сантиметр, Рязань өлкәсендә, Старожиловода, 72 сантиметр кар теркәлгән.
Тишковец шулай ук билгеләп үткәнчә, Мәскәүдә көчле кар явулардан соң кар катламының биеклеге климатик нормадан 20 процентка зуррак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз