news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Тишковец Россиядә алдагы кыш җылы һәм карлы булачак дип фаразлый

Синоптик Тишковец Россиядә алдагы кыш җылы һәм карлы булачак дип фаразлый
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Алдагы кыш Россия территориясенең күпчелек өлешендә Тын океандагы Эль-Ниньо климат күренешенең йогынтысы сәбәпле, аномаль җылы һәм дымлы булачак. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«<...> Арктик зона, Себернең төньягы, Чукотка, Беринг диңгезе, Чукот диңгезеннән тыш <...> , территориянең зур өлешендә <...> аномаль җылы булачак. Өстәвенә, нормадан тайпылыш 3-4 градуска җитәчәк <...>», – дип белдергән метеоролог.

Синоптик бәяләвенчә, Үзәк Россиядә һәм илнең көньяк өлешендә аномаль җылылыкның иң югары ноктасы февральгә туры киләчәк. Шул ук вакытта, җылыну явым-төшем күләменең артуы белән бергә барачак, ди ул.

«Декабрьдә нормага азмы-күпме якын булыр дип уйлыйм. Ә алга таба гыйнварда явым-төшем 30-40 процентка күбрәк булачак», - дип фаразлый Тишковец.

news_right_1
news_right_2
news_bot