news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптик Тишковец февраль ахырында Татарстанда күпләп кар явачагы турында кисәтте

Синоптик Тишковец февраль ахырында Татарстанда күпләп кар явачагы турында кисәтте

Татарстанда февраль ахырында күпләп кар явуы ихтимал, ул 25 см га кадәр биеклектәге кар көртләре хасил итәчәк. Бу хакта синоптик Евгений Тишковец хәбәр итте.

«Февральнең соңгы декадасында Россиянең көньяк-көнбатышында Балкан циклоннары активлаша, алар Черноземьега һәм Идел буена мул кар алып килә, анда 23 февральгә 17-22 см биеклектәге кар көртләре барлыкка килергә, урыны белән 25 см га кадәр җитәргә мөмкин», – дип язган Тишковец Телеграм-каналында.

Элегрәк Россия Гидрометүзәгендә хәбәр итүләренчә, агымдагы ел метеокүзәтүләр тарихында иң эссе елларның берсе булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100