news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик: Июньдә Татарстанда явым-төшем картинасы шактый чуар

Синоптик:  Июньдә Татарстанда явым-төшем картинасы шактый чуар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Июнь башыннан Татарстанда явым-төшем бар җирдә дә тигез яумады. 14 июньдә – Арчада, 15 июньдә – Мөслимдә, 18 июньдә Казанда көчле яңгыр яуды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.

«Явым-төшем картинасы шактый чуар. Ай башыннан бүгенге көнгә кадәр республикада 10 миллиметрдан 58 миллиметрга кадәр явым-төшем булды. Ә норма буенча ай дәвамында төрле районнарда 55 миллиметрдан 75 миллиметрга кадәр явым-төшем булырга тиеш», - диде ул.

Хәзер көнбатыш районнарда – Иске Чүпрәле һәм Карамалы Тау районнарында айлык норманың 16 проценты яуган, ә Арчада – 95 процент.

«2 июнь көнне Тәтештә боз яуды. Казан метеостанцияләрендә ай башыннан боз яву теркәлмәгән, әмма кешеләр фотолар белән социаль челтәрләрдә уртаклашты», - дип билгеләде Ирина Трущина.

news_right_1
news_right_2
news_bot