news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Татарстанда Яңа ел төне карлы һәм суык булачак дип фаразлый

Синоптик Татарстанда Яңа ел төне карлы һәм суык булачак дип фаразлый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда Яңа ел төнендә карлы һәм суык һава торышы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзер Казанда кар катламының калынлыгы якынча 14 сантиметр тәшкил итә, ә ял көннәренә кар биеклеге 23 сантиметрга кадәр артачак. Яңа елга кар катламы 25 сантиметрга җитәчәк, ә гыйнвар башында – 33–38 сантиметр булачак.

Тишковец билгеләп үткәнчә, кыш үз позицияләрен гыйнвар башына кадәр саклаячак, шул ук вакытта суыклар да булачак.

«Кар да бик күп булачак, ел ахырында һәм киләсе ел башында суыклар да куркыныч түгел, рәхәт булачак. Яңа ел төнендә -5 тән -10 градуска кадәр салкын көтелә. Барлык билгеләре белән чын кыш, һава торышы искиткеч!» – дип йомгаклады синоптик.

news_right_1
news_right_2
news_bot