news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Татарстанда яллардан соң кинәт суыту турында кисәтте

Синоптик Татарстанда яллардан соң кинәт суыту турында кисәтте
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Татарстанда яллардан соң кинәт 7-8 градуска суытачак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Дүшәмбе, 8 декабрьдә, көндез һәм төнлә республикада температура -7, -10 градуска кадәр төшәчәк, дип аңлатты метеоролог.

Вильфанд сүзләренчә, Оренбург өлкәсендә һәм Урал федераль округы төбәкләрендә тагын да ныграк суытачак. Аерым алганда, Төмәндә дүшәмбе көндезге температура бүгенге 0..-2 градустан -18..-21 градуска кадәр кимиячәк.

«Көнбатыш Себергә бик каты салкыннар килә», - дип өстәде галим. Аномаль җылылыкны аномаль салкын алыштыра. Мәсәлән, Красноярск краеның Туруханск районында 25 градуска суытачак.

Шул ук вакытта «Россиянең Европа территориясендә температура фоны нормадан югарырак була». Әмма Европа өлешенең көнчыгышында, Идел буенда, һава температурасы түбәнәя башлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot