news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик: Татарстанда якындагы көннәрдә кар яву көтелми, әмма алга таба кар әле булачак

Кичә һәм узган төн дәвамында Казанда 17 миллиметр кар яуган. Яшел Үзән районының Вязовые бистәсендә рекордлы 19 миллиметр кар теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Якындагы көннәрдә көчле явым-төшем көтелми. Төнлә урыны белән бераз явым-төшем булу ихтимал. Кар нигездә көнчыгыш районнарда явачак. Иртәгә көндез атмосфера басымы артачак, явым-төшем фаразланмый. 19 февральдә антициклонның йогынтысы саклана, явым-төшем булмый. 20 февральдә җылыта, көндез урыны белән кар яву ихтимал», - дип сөйләде ул.

Якын көннәрдә кар көтелмәсә дә, быел кышын әле карлар явачак.

«Кар февральдә генә түгел, мартта да ява ала. Әле көчле кар яву көтелергә мөмкин», - дип йомгаклады сүзен Феликс Гоголь.

news_right_1
news_right_2
news_bot