news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Татарстанда ягулык сезоны иртә тәмамланачагын фаразлады

Быел язын аномаль җылы булу сәбәпле, Татарстанда ягулык сезоны гадәттәгедән иртәрәк тәмамланачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

«Якынча фаразларга караганда, ягулык сезоны гадәттәгедән бер-ике атнага иртәрәк тәмамланачак», – диде ул.

Шувалов билгеләп үткәнчә, Татарстанда уңай уртача айлык температура аномалиясе 2024 елның июненнән бирле үк күзәтелә.

«Һава торышы аномаль булуның сәбәбе – көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан һава массалары күчеп килү. Әлеге күренеш нәтиҗәсендә Балкан һәм Кара диңгездән һава массалары Россиянең Европа өлешенең урта полосасына күчеп килә. Салкын агымнары бик эпизодик, сирәк, әмма бик дәвамлы һәм көчле булды», - дип өстәде «Татар-информ» әңгәмәдәше.

news_right_1
news_right_2
news_bot