news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Татарстанда ноябрь башында кар явачагы турында кисәтте

Синоптик Татарстанда ноябрь башында кар явачагы турында кисәтте
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда ноябрьнең беренче декадасында кар төшә башлаячак. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.

«Республикада беренче сизелерлек кар 4 ноябрьдә төнлә төшәчәк. Алга таба 7 ноябрьгә кадәр бераз карлы һава торышы сакланачак. Бу чорда кар урыны белән көн саен диярлек явачак. Чәршәмбе, 5 ноябрьдә, карны яңгыр алмаштырачак», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Беренче декада азагына кар юкка чыгачак һәм республикада ике көнгә кояшлы һәм аз болытлы һава торышы урнашачак.

«Икенче декадада кар көтелми, әмма яңгырлар яву ихтимал», - дип ассызыклады синоптик.

Ноябрьнең беренче декадасында Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 1-1,5 градуска югарырак булачак, дип өстәде шулай ук Ильин.

«Ноябрьнең беренче көннәрендә температура көндез +2..+5 градус була. 3 ноябрьдән башлап көндезге температура 0..-1 градуска кадәр түбәнәя. Сишәмбе һәм чәршәмбе, 4-5 ноябрьдә, көндез +5..7 градуска кадәр җылыта. 6 ноябрьдән төньяк-көнчыгыштан салкын һава килә башлый, шул сәбәпле көндез -1..-3 градуска кадәр салкынайта. Көндезге сәгатьләрдәге түбән температура беренче декада азагына кадәр диярлек сакланачак», - дип билгеләде Ильин.

Әмма ноябрьнең икенче декадасы башында янәдән көндезге сәгатьләрдә 0..+3 градус була. «Бу ноябрьнең әлеге чоры өчен шактый югары температура», – дип йомгаклады сүзен синоптик.

news_right_1
news_right_2
news_bot