Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптик Татарстанда кар катламы кайчан барлыкка килүе турында сөйләде
Татарстанда тотрыклы кар катламы ноябрь ахырында гына барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шуваловка сылтама белән хәбәр итә.
«Якынча 25 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр арада [кар катламы барлыкка киләчәк]», - дип ачыклык кертте метеоролог.
Синоптик фаразлавынча, республикада 0дән түбән температура ноябрьнең икенче яртысында була.
Шувалов сүзләренчә, «Көнбатыш Европа һәм Атлантиканың көнчыгыш өлеше өстендәге циклоннар Урта диңгез буенда җылы һава насосы ролен үти», ул аннары Россия территориясенә хәрәкәт итә».
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ноябрьнең беренче декадасы нормадан 4 градуска җылырак булачак, ә ноябрь тулаем алганда 1 градуска җылырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз