news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптик Татарстанда гыйнварның өченче декадасына һава торышы турында сөйләде

Татарстанда гыйнварның өченче декадасында һава температурасы нормадан 2-3 градуска югары булачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь сөйләде.

«Ггыйнварның өченче декадасының беренче ике көнендә республика буенча уртача тәүлеклек температура нормадан түбән була, тик башка көннәр хисабына компенсация булачак. Тулаем алганда, температура фоны югары була. Уртача температура нормадан 2-3 градуска югары булыр дип көтелә», – диде ул.

Феликс Гоголь мәгълүматлары буенча, гомумән, гыйнвар аенда республика буенча уртача айлык температурасы климатик нормадан югары булачак.

Татарстанда гыйнварның беренче декадасында температура нормадан 7-9 градуска югары булган иде. Икенче декада гадәттәгендән 4-6 градуска җылырак булды.

Алдарак «Татар-информ» республикада башта аномаль җылы, аннан аномаль салкын һәм кабат аномаль җылы булачак дип язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100