news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик: Татарстанда атна азагында -33 градуска кадәр салкын була

Синоптик: Татарстанда атна азагында -33 градуска кадәр салкын була
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда пәнҗешәмбегә кадәр уртача салкын һәм бераз карлы һава торышы саклана. Аннары атна азагына -30 градуска кадәр салкынайта. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

«Пәнҗешәмбедән аномаль һава торышы көтелә. Иртәнге 10-12 градус салкыннан соң һава температурасы кичкә -27 градуска кадәр түбәнәя. Иң салкын көннәр җомга һәм шимбә була, дип фаразлана. Һава температурасы төнлә -33 градуска кадәр, ә көндез -22..-24 градус була», – дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Салкын көннәрдә явым-төшем көтелми, дип йомгаклады сүзен синоптик.

news_right_1
news_right_2
news_bot