news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик: Татарстанда атна азагына кадәр салкынча һава торышы саклана

«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткәнчә, Татарстанда бу атна азагына кадәр салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак.

Аның сүзләренчә, мондый һава торышын Урал тирәсендәге циклон активлыгы билгели. Төбәктә киләсе 5-7 көндә тотрыксыз һәм салкынча һава торышы шартлары була.

«Татарстан Уралга баручы циклон системаларының тыл өлешендә калачак. Шуңа күрә бигрәк тә Әлмәттә дымлы һәм салкын булачак. Температура 20 градустан да артмаячак», — дип билгеләп үтте Шувалов.

Фаразлар нигезендә, атна дәвамында көндезге температура якынча +15 градус тирәсендә сакланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot