Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик Татарстанда атна азагына кадәр аномаль җылы булу турында әйтте
Татарстанда бу атна азагына кадәр уртача тәүлеклек температура климат нормаcыннан уртача дүрт градуска югарырак була. Якындагы декада республикада нормадан ике градуска җылырак булыр, дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Якындагы көннәрдә – бүген, иртәгә, берсекөнгә – төнлә температура +3..+8 градус, ә көндез +10..+15 градус тәшкил итәчәк, дип көтелә. Уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан дүрт градуска югарырак була», - дип сөйләде ул.
Моңа бәйле рәвештә, җәйге тәгәрмәчләрне кышкы резинага алыштыру мәсьәләсен һәр автомобиль йөртүче үзе хәл итә, диде Феликс Гоголь.
«Республикада атна азагына кадәр төнге һәм көндезге температура фоны уңай була, кар көтелми», - дип өстәде «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, Татарстанда бу атнада урыны белән яңгыр явачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз