news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптик ташу чорында Иделдә су күләме аз булу турында кисәтте

Быел Куйбышев сусаклагычында язгы процесслар кар кытлыгы шартларында бара. Синоптиклар фаразларына караганда, быел су басу күләме күзәтү елларында иң түбәне булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» һава торышы фаразлары үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.

«Иделнең югары агымында кар булмау быел бик сизелерлек йогынты ясаячак. Минем фаразым шундый: бөтен күзәтүләр чорында иң түбән ташуларның берсе булачак. 21, 20 һәм 19 гасырларда мондый хәл булмагандыр дип уйлыйм», – дигән ул.

Синоптик сүзләренчә, дым кытлыгы шактый озак күзәтелә. 2014 елның сентябре дә бик коры булды, бу хәл декабрьдә һәм гыйнварда, Идел бассейнында явым-төшемнәр нормага якын яугач кына бераз җайланды. Тик февраль һәм март коры булды – февральдә айлык норманың яртысыннан азрагы һәм мартта айлык норманың якынча яртысы яуды.

«Узган кышның үзенчәлеге – явым-төшемнең аз булуы. Явым-төшемнәр Урта Иделдә генә түгел, ә көньякта да уңышлы булмады. Бу кышта явым-төшем күләме нормадан түбән булды. Явым-төшемнәрнең түбән һәм температураның югары булуы аркасында, кар гадәти сроклардан иртәрәк эреп бетте. Явым-төшем кытлыгы сизелерлек булды, һәм ул гыйнвардагы, марттагы югары температураларны (нормадан 4-6 градуска югары) исәпкә алганда, сизелә», – диде Шувалов.

Синоптик сүзләренчә, язгы явым-төшемгә өмет бар, әмма корылык тенденциясе сакланырга мөмкин. Апрельдә һәм майда явым-төшемнәр нормадан сизелерлек түбән булачак, чөнки антициклон процесслар өстенлек итә.

«Иделнең тулуы күзәтүләр елында иң түбәне булачак. Мондый киеренке вазгыять җәйге чор дәвамында сакланачак», – дип саный Александр Шувалов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100