news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Шувалов: Яз иртә килгән очракта ташу бик көчле булачак

Синоптик Шувалов: Яз иртә килгән очракта ташу бик көчле булачак
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстанда язгы ташу чоры ничек узачагы яз ничегрәк килүгә бәйле. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ»га быел яз башында көтелгән вакыйгаларның ике төрле вариантын атады.

«Әгәр яз бик иртә килсә, өстәвенә яңгырлар яуса, быел язгы ташу экстремаль дәрәҗәдә көчле булачак. Әгәр дә яз килү сузылса, ташу гадәттәгедән көчлерәк, әмма норма күрсәткечләре кысаларында булачак, дип көтәргә була», - диде ул.

Синоптик әйтүенчә, төгәл фаразларны Идел һәм Кама бассейннарының үзенчәлекләре белән таныш гидрологлар бирергә тиеш. Әмма быел язгы ташуның җитди булачагы билгеле, диде Шувалов.

Россия Гидрометеорология үзәгенең язгы ташу турында рәсми фаразы март уртасына әзер булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot