Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик Шувалов Татарстанга июль аенда эсселек кайту-катмавы турында сөйләде
Июнь ахырында тирән циклон Россиянең Европа өлешендәге үзәк, ә аннары көнчыгыш районнары өстеннән күчте һәм үсеш алды, ул «Баренцево диңгезеннән һаваны үзенә тартты». Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Шуңа күрә көчле явым-төшем, түбән басым һәм түбән температура күзәтелә. Бу атна ахырына кадәр температура 18-19 градустан югары булмаячак. Көчле яңгырлар белән салкынча һава көтелә. Эсселекнең кайтуы турында хыялланырга кирәкмидер», - дип белдерде ул.
Шувалов сүзләренчә, яңгырлар азрак булмаячак, әмма июльдә һава торышы уртача җылы, климатик нормага якын була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз