news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Шувалов Татарстанда Республика көнендә көтелгән һава торышы турында сөйләде

Республика көнендә Казанда һәм бөтен Татарстанда бик җылы һәм уңайлы һава торышы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

«Җылынуның беренче фазасы көтелә, көндезге сәгатьләрдә +21.. +26 градус җылы булачак, иртәдән – 15 градус җылы, явым-төшем көтелми», - дип билгеләде ул.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 30 августта Татарстанга чираттагы циклонның җылы фронты якынлаша. Кайбер районнарда урыны белән бераз яңгыр булыр дип фаразлана. Төнлә температура фоны +6..+11 градус тәшкил итәчәк, көндез +19.. +24 градуска кадәр җылы булачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot