Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик Шувалов Татарстанда метеорологик җәй иртә киләчәге турында әйтте
Быел Татарстанда метеорологик җәй гадәттәгедән атна ярымга иртәрәк киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Плюс 15 градустан узу климатик сроклардан атна ярымга иртәрәк була. Ягъни, майның беренче яртысында. Май башында ук уртача тәүлеклек температура плюс 15 градустан үзып китәр, дип уйлыйм. Әмма вакытлыча, ике-өч көнгә, яңадан суыту күзәтелергә мөмкин әле», - диде ул.
Шувалов билгеләп үткәнчә, Татарстанда уңай уртача айлык температура аномалиясе 2024 елның июненнән бирле күзәтелә.
«Һава торышы аномаль булуның сәбәбе – көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан һава массалары күчеп килү. Әлеге күренеш нәтиҗәсендә Балкан һәм Кара диңгездән һава массалары Россиянең Европа өлешенең урта полосасына күчеп килә. Салкын агымнары бик эпизодик, сирәк, әмма бик дәвамлы һәм көчле булды», - дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз