news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Шувалов Татарстанда июльдә һава торышы нинди булачагын әйтте

Июньдәге салкыннар һәм яңгырлардан соң июльдә Татарстанга җылы көннәр килә, дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.

«Июньдәге һава торышы кабатланмаячак», – дип билгеләп үтте ул.

Синоптик мәгълүматларына караганда, июльнең беренче яртысында төбәктә 25-30 градуслы җылы һава торышы фонында яшенле яңгырлар көтелә.

«Җылы, ләкин аерым көннәрдә кыска вакытлы яңгырлы һава торышы ай уртасына кадәр сакланачак. Июльдә температура нормадан югарырак булачак, дип фаразлана», – дип өстәде Шувалов.

Аның сүзләренчә, 9-10 һәм 13-15 июльдә яшенле яңгыр булу ихтимал. Калган көннәрдә явым-төшемнәрсез һәм климатик нормадан ике-өч градуска җылырак һава торышы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot