news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптик Шувалов Татарстанда Җиңү көнендә булачак һава торышы турында сөйләде

9 Майда Татарстан халкына барысына да әзер булырга кирәк – кулчатырларның да кирәге чыгачак, җылырак та киенергә туры киләчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы көнендә булачак һава торышы турында хәбәр итте.

«Вәзгыять бертөрле генә түгел, чөнки көнчыгыштарак, Башкортстан аша Уралга циклон күтәрелә, әлеге циклон үз артыннан явым-төшем зонасын тартып китерә, ул 9 Майда көндез Чаллының һәм Татарстанның көнчыгышын каплап алачак. Казанда көн бераз яңгырлы булыр дип көтелә. Әгәр Чаллыда 6-9 сәгать буе яңгыр яуса, Казанда ул кыска вакытлы булачак, явым-төшем күләме 2-3 миллиметр тәшкил итәчәк», - дип сөйләде синоптик.

Төнлә һава температурасы +1..+6 градус тәшкил итәр дип көтелә. Көндез температура +10..+12 градустан югары күтәрелмәячәк. Җил төньяк-көнбатыштан исә.

«Мондый һава торышы майның беренче декадасы ахырына караганда апрель ахырына күбрәк туры килә», - дип искәртте Шувалов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100