news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Шувалов Татарстанда эссенең күпме дәвам итәчәген әйтте

Татарстанда киләсе атна башына кадәр һава температурасы +30..+33 градус тирәсе сакланачак, тик республикада вакыт-вакыт яшенле яңгырлар да явачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» һава торышы үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.

«Татарстанда +30..+33 градуслы эссе һава торышы киләсе атна башына кадәр сакланачак, тик вакыт-вакыт яшенле яңгырлар да явачак», – диде синоптик.

14 июльдән башлап республикада эсселек бераз сүреләчәк.

«Температура +25..+28 градуска төшәчәк. Ялларда (12-13 июльдә – Т-и искәрмәсе) кыска вакытлы яңгырлар явачак һәм шуннан соң эссе сүреләчәк», – диде Шувалов.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, 8 июльдә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә. Ә һава температурасы +25..+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, август аенда да Россиядә һава температурасы нормадан югары булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot