Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик Шувалов Татарстанда августта эсселекнең кимүен фаразлады
Августның беренче атналарында Татарстанда эссе һава торышы көтелә, әмма 5-7 августтан эссене яшенле яңгырлар баса башлаячак. Республикада җәйнең соңгы аенда булачак һава торышы турында «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.
«Августның икенче декадасында Татарстанда температура кимү көтелә, көндез – 20 градус тирәсе», - диде синоптик.
Шувалов сүзләренчә, җәйнең соңгы аеның өченче декадасында температура нормага якын була. Явым-төшем нигездә августның беренче декадасында көтелә, икенче декадага да бераз кагыла. Алга таба явым-төшем күләме аз була.
Синоптик августта көчле эсселек көтелми, дип ассызыклады.
«Температура 25-30 градус тирәсендә торачак, әмма аннары кими башлаячак», – дип йомгаклады сүзен Шувалов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз