news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Шувалов: Татарстанда алдагы ункөнлек аномаль салкын булачак

Татарстанда алдагы ункөнлек шактый салкын булачак. Һава температурасы нормадан берничә градуска түбәнрәк булыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

«Әлеге ункөнлек уңай аномалиядән башланды. Әмма җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә температура климат нормасыннан 6-8 градуска түбәнрәк булачак. Декадада уртача температура шулай ук климат нормасыннан 3-5 градуска түбәнрәк була», – дип сөйләде ул.

Синоптик сүзләренчә, һава температурасы чәршәмбедән салкынайта башлый.

«Бу Себер көньягындагы кебек -40 градус түгел, ләкин барыбер салкынайту сизелерлек булачак», – дип өстәде Шувалов.

news_right_1
news_right_2
news_bot