Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик Шувалов Татарстанда атна дәвамында кыраулар көтелүе турында кисәтте
Татарстанда 29 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр төнлә һәм иртән -2 градуска кадәр кырау көтелә, әмма көндез һава температурасы +10 градуска кадәр күтәреләчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Республикада һава торышы бик яхшы булачак, көндез һава +10 градуска кадәр җылыначак. Әмма төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кыраулар көтелә, температура -2 градуска кадәр төшәргә мөмкин», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Бу атнада Татарстанда явым-төшем көтелми, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз