news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Шувалов киләсе атнада Татарстанда температура төшәчәген әйтте

Татарстанда бу атна ахырына кадәр уртача җылы, явым-төшемнәрсез һава торышы саклана. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» һава торышы үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

«Атна ахырына кадәр республикада һава температурасы көндез +20 градус чамасы булачак. Яңгырлар атмосфера фронты белән дүшәмбе генә киләчәк. Башта явым-төшемнәр Казанда, аннан Чаллыда була», - дип сөйләде синоптик.

Ә дүшәмбегә фаразланган яңгырдан соң, һава торышы бераз төшәчәк, - дип кисәтте Шувалов.

«Тик ул чыннан да аз гына – өч-биш градус чамасы гына төшәчәк. Көндез температура +15..+18 градуска төшә һәм бу озакка сузылмаячак», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot