news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптик Россиянең Үзәк өлешендә кыш нинди булачагы хакында сөйләде

Синоптик Россиянең Үзәк өлешендә кыш нинди булачагы хакында сөйләде
Михаил Захаров

Россиянең үзәк төбәкләрендә кыш «календарь буенча», чама белән 1 декабрьдә хакимлек итә башлаячак дип саный «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк төзелгән озак вакытка исәпләнгән фараз нигезендә, кышның беренче аенда һава температурасы климатик нормадан югарырак булырга тиеш, дип хәбәр итте ул. Әмма хәзер мәгълүматлар үзгәрде.

«Мин озак вакытка исәпләнгән фаразларны күзәтәм һәм Россиянең Үзәк өлеше өчен аларның салкын позициягә таба алышынуын күрәм. Әгәр элегрәк декабрь аенда температура нормадан югарырак булачак дисәк, хәзер исә фаразлар аның бу ай өчен нормаль күрсәткечләргә якынаячагы хакында сөйли», - дип искәртте Тишковец.

Шулай да алдагы кыш айлары нормадан җылырак булачак, дип фаразлый ул.

«Кышның һәр ае саен җылылык аномалиясе арта барачак», - ди белгеч.

Аның сүзләренчә, гыйнварның уртача температурасы әлеге айга хас күрсәткечләрдән бер-ике градуска югарырак булачак.

Февральдә исә илнең үзәк төбәкләрендә уртача һава температурасы климатик нормадан ике-өч градуска югарырак булыр дип көтелә, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100