news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Россиянең Европа өлешендә җылы март булачагын әйтте

Синоптик Россиянең Европа өлешендә җылы март булачагын әйтте
Фото: © «Татар-информ»

Россия территориясенең Европа өлешендә җылы март фаразлана. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Шул ук вакытта синоптик түбән температуралар һичшиксез кире кайтачак, чөнки метеорология күзлегеннән караганда март – «ул әле барыбер кыш ае», дип кисәтте.

«Төнлә һичшиксез тискәре температуралар булачак, инде бу атна азагында ук. Алга таба да булырга мөмкин әле», - дип аңлатты Вильфанд.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда мартта һава температурасы климатик нормадан югарырак була, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot