news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Россиянең Европа өлешендә сентябрьдә кар явар дип фаразлый

Иртәгә Россиянең Европа өлешендәге кайбер төбәкләрдә кар яварга мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосы «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковецка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, илнең Европа өлешендә көз календарь буенча – 1 сентябрьдә килә. Температура сизелерлек төшә, ә илнең үзәк өлешендә хәтта күбрәк октябрьгә хас күрсәткечләргә җитәр дип көтелә.

«1 сентябрьдә төнлә һава температурасы 5-10 градуска кадәр төшә, икенче сентябрьдә иртән - 2-7 градус, ә 3 сентябрьдә төнлә 1-6 градус була, бу октябрьнең климатик күрсәткечләренә туры килә. Ягъни берничә көн эчендә температура планкасы 25 градуска диярлек түбәнәеп, Россиянең үзәк өлешендә көз уртасындагы кебек һава торышы хакимлек итәчәк», - диде Тишковец.

Моннан тыш, җил көчәеп яңгырлар алып киләчәк, иртәгә кайбер төбәкләрдә – Архангельск, Вологда һәм Ленинград өлкәләрендә җепшек кар явуы көтелә.

«1 сентябрьдә Россиянең Европа өлешендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә яңгырларга җепшек кар да кушылырга мөмкин. Бу Архангельск, Ленинград һәм Вологда өлкәләрендә күзәтеләчәк. Ягъни инде 1 сентябрьдә үк җепшек кар яву ихтималы бар», - дип белдерде синоптик.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100