news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптик: Россиянең Европа өлешендә әбиләр чуагының өч дулкыны булачак

Синоптик: Россиянең Европа өлешендә әбиләр чуагының өч дулкыны булачак
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләрне быел әбиләр чуагының өч дулкыны көтә. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец сөйләде. Sputnik радиосы шул хакта хәбәр итә.

«Алда безне әбиләр чуагының берничә дулкыны көтә. Ул яшь, классик һәм өлкән була, алар безнең ил территориясенә төрле вакыт аралыгында киләчәк», - диде синоптик.

Белгеч сүзләренчә, яшь әбиләр чуагы гадәттә август ахырында һәм сентябрь башында, классик әбиләр чуагы сентябрь уртасында, ә өлкәне октябрьнең беренче яртысында килә.

Метеоролог бәяләвенчә, Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә сентябрь «барлык күпьеллык параметрларга караганда ике градуска җылырак» булачак. «<…> көзге климат режимына акрын гына керү», - дип ачыклык кертте ул.

Тишковец октябрь турында белдергәнчә, «бу ай да алтын көз белән сөендерә», чөнки «һава температурасы көтелгән нормадан һаман да югарырак булачак».

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ»га Татарстанга әбиләр чуагы һәм алтын көз кайчан киләчәге турында аңлатма биргән иде. Моңа кадәр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада сентябрьдә уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100