Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик Россиядә быел кышның алдагы елга караганда салкынрак булуын фаразлады
Россиядә быел кыш узган елга караганда салкынрак булачак, шулай да температура нормадан җылырак калачак, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
«Быелгы кыш салкын булыр дип фаразланмый. Температура нормага якын яки югарырак көтелә. 2024-2025 елның кышкы чоры белән чагыштырганда, быелгы кыш салкынрак булачак. Узган ел кыш бик җылы килде», – диде Вильфанд.
Ул билгеләп үткәнчә, быел кыш җепшек көннәр дә, шул ук вакытта температураның -20 градуска җиткән көннәр дә күп булуы фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз