news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптик Россиядә яңа климатик чор башлануы хакында кисәтте

Алдагы елларда кешеләр климатик үзгәрешләргә ияләшәчәк, әлеге үзгәрешләр аларның тормышына зур йогынты ясамаячак.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 2035 елдан соң Россиядә яңа климатик чор башланачак. Бу хакта RT телеканалы «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковецка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч фикеренчә, хәзер бара торган үзгәрешләр 14 елдан соң климатик системаның тиешле баланска кайтачагын фаразларга мөмкинлек бирә.

«Без аңа кайтып кына калмаячакбыз, ә алга таба бозлыкара һәм бозлык чоры дип атала торган яңа климатик чорны исәпли башлау өчен ишек тә ачачакбыз», — дип искәртте Тишковец.

Аның сүзләренчә, алдагы елларда кешеләр климатик үзгәрешләргә ияләшәчәк, әлеге үзгәрешләр аларның тормышына зур йогынты ясамаячак.

Россия Гидрометеоүзәге илдә, шул исәптән Идел буе федераль округында температура аномалияләренең атна ахырына кадәр дәвам итәчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100