Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик Россия халкына җылы җәй вәгъдә итте
Россиянең бөтен территориясендә диярлек июль һәм августта һава температурасы климатик норма чикләрендә көтелә, кайбер төбәкләрдә хәтта җылырак булачак, мәсәлән Мурманск өлкәсендә һәм Карелиянең төньягында. Бу хакта РФ Гидрометеоүзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
Синоптик сүзләренчә, июль аенда һава торышы климат нормасы чикләрендә көтелә. Бигрәк тә Мурманск өлкәсендә, Карелиянең төньягында, Алтай, Тыва, Иркутск өлкәсенең көньягында һәм Приморье краеның көньягында җылы булачак, ди Людмила Паршина.
Август аенда да Мурманск өлкәсе һәм Карелиянең төньяк өлешендә яшәүчеләр җылы һава торышы белән ләззәтләнә алачак. Шулай ук Кырымда, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, Төньяк Кавказда, Ставрополь һәм Краснодар крайларында, Төмән өлкәсенең көньягында, Омск, Новосибирск өлкәләрендә, Алтай Республикасында, Таймырның көнчыгышында һәм Приморье краеның көньяк-көнчыгышында һава температурасы нормадан югарырак булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз