Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик, көннәр җылытса да, җәйге көпчәккә күчәргә ашыкмаска киңәш итә
«Уртача тәүлеклек температура тотрыклы рәвештә +5 градустан югары булса җәйге тәгәрмәчкә күчәргә мөмкин» дигән традицион кагыйдәгә һәрвакытта да ышанырга ярамый. Синоптик Татьяна Позднякова «Ридус» интернет-газетасына биргән интервьюсында тагын нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.
Аның сүзләренчә, башкалада уртача тәүлеклек температура +4..+5 градуска җиткән инде. Нәтиҗәдә, көндез кар эри, ә төнлә эрегән су яңадан ката, шуның аркасында юлларда бозлавык барлыкка килә.
Позднякова билгеләп үткәнчә, әгәр һава торышы фаразларында төнге сәгатьләрдә бозлавык хасил булуы турында хәбәр итәләр икән, җәйге тәгәрмәчкә күчәргә ашыкмаска кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз