news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптик: Мондый карлы 4 ноябрь XXI гасырда Мәскәүдә бер генә тапкыр булды

«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгеч Михаил Леус 2024 елның 4 ноябрен XXI гасырда Мәскәүдә иң карлы көннәрнең берсе дип атады. Ул әйткәнчә, Россия башкаласында кар катламы биеклеге 6 см булган.

«Бүген, 6 см нәтиҗә белән, XXI гасырда 4 ноябрьдә иң югары кар катламы булган көннәр исемлегендә икенче урынны алып тора», – дип язган белгеч үзенең Телеграм-каналында. Бу көннәрдә норма 4 см, дип тә өстәгән.

Ул әйткәнчә, бу көндә Мәскәүдә кар нибары өч тапкыр гына: 2005, 2009 һәм 2016 елда булган. Әмма беренче ике очракта кар катламы «бар тик символик кына» булган, 1 сантиметрдан да артык булмаган, ә 2016 елда 7 см кар яуган.

Эксперт Мәскәү өлкәсендә кар капламының биеклеге 2-10 см га җитә, ә төбәкнең иң карлы урыны Наро-Фоминск булган, анда бу күрсәткеч 11 см, дип өстәде.

Смоленск өлкәсендә (кар катламының биеклеге 12 см га җитә), Орлов өлкәсендә (14 см), Тверь һәм Калуга өлкәсендә (һәрберсендә 15 см) таын да күбрәк яуган, ә Курск һәм Псков өлкәләре (20 см) «рекордсмен» булган.

Шулай да, Леус фаразларына караганда, пәнҗешәмбе көнне, 7 ноябрьдә кар эри башлаячак, ә җомга һәм шимбәгә үзәк өлкәләрдә юкка чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100