news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик май бәйрәмнәрендә россиялеләрне нинди һава торышы көтүе хакында сөйләде

Синоптик май бәйрәмнәрендә россиялеләрне нинди һава торышы көтүе хакында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Май бәйрәмнәрендә Россиянең урта өлешендә җылы һава торышы көтелә, дип белдерде «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Май бәйрәмнәрендә көннәр чагыштырмача җылы булачак», - диде Шувалов матбугат конференциясендә.

Ул ачыклык керткәнчә, монда Россиянең урта өлеше хакында сүз бара. Биредә һава температурасы нормадан 2-4 градуска югарырак булачак, бу исә «дачада эшләргә мөмкинлек бирәчәк».

Шул ук вакытта, метеоролог төньякта әлегә җылы көннәр көтелмәвен әйтте. Россиянең көньягында исә (анда хәзер дә температура нормадан алты градуска югары) мондый һава торышы бәйрәмнәрдә дә сакланачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot