Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик июньнең соңгы ункөнлегендә температура нормадан түбәнрәк булачагы турында әйтте
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, июньнең өченче декадасында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан бер градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.
«Июньнең беренче декадасында республика буенча температураның климатик нормасы – 16,2 градус, икенче декадада – 18 градус, өченче декадада – 19,2 градус», - диде ул.
Сезонлы фаразларга караганда, июльдә Татарстанда һава температурасы климатик нормага якын булачак, ә август һәм сентябрьдә – бер градуска югарырак.
Июньдә Казанда һаваның уртача айлык температура нормасы 18,3 градус тәшкил итә, ә явым-төшем күләме – 57 миллиметр, июльдә – 20,5 градус һәм 63 миллиметр, августта – 18,3 градус һәм 54 миллиметр.
Татарстан буенча июньдә уртача айлык температура нормасы 17,8 градус, июльдә – 19,9 градус, августта – 17,7 градус. Республика буенча өч җәй аенда уртача явым-төшем нормасы - 59,9, 55,9 һәм 54,4 миллиметр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз