news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Ильин: Татарстанда алдагы кыш узган кышка караганда салкынрак булачак

Татарстанда алдагы кыш узган кышка караганда берничә градуска салкынрак булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.

«2025/26 ел кышы узган кышкы сезоннан берничә градуска салкынрак булачак, әмма температураның төгәл күрсәткечләрен әлегә фаразларга иртәрәк. Карсыз булмаячак, әмма аның күләме турында да әлегә фикер йөртергә иртәрәк», - ди агентлык әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның гыйнварында, ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда уртача айлык температура -6..-4 градус тәшкил иткән. Бу климат нормасыннан 5..7 градуска югарырак. Февральдә республикада айлык уртача һава температурасы -11.. -8 градус тәшкил итте, бу нормадан 1 ..2 градуска югарырак.

news_right_1
news_right_2
news_bot