news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Ильин бу атнада Татарстанда кисәк җылытачагын фаразлады

Синоптик Ильин бу атнада Татарстанда кисәк җылытачагын фаразлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бу атнада Татарстанда, нигездә, явым-төшемсез һава торышы урнашачак. Бары тик сишәмбе көнне генә республикада кинәт җылытачак һәм яңгыр явачак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин.

«Дүшәмбе көнне Казанда көндез температура +1 градустан югары күтәрелми, секундына 4-7 метр тизлектә җил исә, ә атмосфера басымы терекөмеш баганасының 766 миллиметрын тәшкил итәчәк», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Сишәмбе көндез Татарстан башкаласында +7..+9 градуска кадәр җылытыр дип көтелә, шулай да көндез яңгыр явачак.

«Чәршәмбедән Казанда кабат явым-төшемсез һава торышы урнаша. Ләкин салкынайта башлый: өченче эш көнендә температура +4 градуска кадәр түбәнәя. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Казанда температура 0..+2 градус тәшкил итәчәк. Пәнҗешәмбе көнне атмосфера басымы терекөмеш баганасының 755 миллиметрына кадәр күтәрелә. Җомга көнне дә шундый ук атмосфера басымы саклана. Чәршәмбедә җилнең тизлеге - 4-7 метр, ә пәнҗешәмбе һәм җомгада 2-3 метр тәшкил итәчәк», – дип өстәде Ильин.

Тулаем алганда, республикада дүшәмбе көндез температура +1..-2 градус тәшкил итә, ә төнлә 0..+2 градус булыр дип фаразлана.

«Сишәмбе төнендә Татарстанда температура +1..+3 градус тәшкил итәчәк, ә көндез термометрның терекөмеш баганасы +7..+9 градуска (төньяк һәм көнчыгыш районнарда +5..+6 градуска) кадәр күтәрелер дип көтелә», - дип искәртте синоптик.

Чәршәмбе көнне республикада һава температурасы +1..+3 градустан артмый. Пәнҗешәмбе көндезге сәгатьләрдә Татарстанның күпчелек өлешендә температура 0 градуска якын, төньяк районнарда -1..-2 градуска, ә үзәк һәм көньяк районнарда +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Җомга көнне дә шундый ук температура фаразлана, дип хәбәр итте Ильин.

Татарстанда чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә явым-төшем көтелми. Алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, дип сүзен төгәлләде синоптик.

news_right_1
news_right_2
news_bot