news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик бу ялларда Татарстанда беренче кар явуын фаразлады

Синоптик бу ялларда Татарстанда беренче кар явуын фаразлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ял көннәрендә, 27 һәм 28 сентябрьдә, Татарстанда юеш кар явуы көтелә. Җиргә яткач, ул шунда ук эреп бетәчәк, дип фаразлый «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.

«Гадәти беренче кар ноябрьнең икенче яртысында булачак. Әлегә аңа кадәр ерак. Алдагы ялларда яңгырларга юеш кар кушылу ихтималы зур. Әмма җиргә төшкәч тә, ул шунда ук эреп бетәчәк», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

news_right_1
news_right_2
news_bot