Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик: Бу атнада Татарстанда иң салкын төн җомгага туры киләчәк
Татарстанда уртача җылы һава торышы көтелә, әмма явым-төшем атна буе була, дип фаразлана. Сишәмбе иртән төбәктә урыны белән яңгыр көчәергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткән.
«Татарстанда, шул исәптән Казанда, бүген көндез +11..+13 градус һәм төнлә +6..+8 градус тирәсе була. Бераз яңгыр көтелә. Сишәмбе дә шундый һава торышы фаразлана. Атна уртасында бераз болытлы һәм яңгырлы була башлый. Әмма шимбә һәм якшәмбе явым-төшем көтелми. Шулай ук пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Чәршәмбедән башлап Татарстанда төнге температуралар +2..+7 градус дәрәҗәсендә була башлый, атна азагына кадәр җитди тирбәнешләр булмаячак. Республиканың төньяк районнарында төнлә температура +6 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Атна уртасында явым-төшемнәрнең интенсивлыгы кими башлый.
«Агымдагы атнада җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 2-5 метр тизлек белән исәчәк. Татарстанда иң салкын төн җомгага туры килә, температура 0..-1 градуска кадәр түбәнәергә тиеш. Калган көннәрдә һава температурасы +2..+7 градус булачак, дип көтелә», - дип йомгаклады сүзен синоптик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз