Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик: Бу атнада Татарстанда +2 градуска кадәр суык булачак
Бу атнада Татарстанда әбиләр чуагының соңгы көннәре булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.
«Бүген республикада кояшлы һава көтелә, һава +23 градуска кадәр җылыначак. Чәршәмбедән җәй белән саубуллашырга була», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның фаразы буенча, чәршәмбе көнне республикага салкын атмосфера фронты керә, аның тәэсире астында көндез температура +10...+13 градустан югары күтәрелмәячәк.
«Пәнҗешәмбе көнне, 25 сентябрьдә, иртән +7 градус, ә көндез +9...++12 градус булыр дип фаразлана. Җомга көнне көндез һава +7...+10 градуска кадәр җылыначак. Башкача әйткәндә, берничә көн эчендә республика июльдән октябрьгә күчәчәк, чөнки мондый температура күрсәткечләре нәкъ менә көзнең икенче аена хас», – дип билгеләде ул.
Ял көннәрендә салкын үзенең иң югары ноктасына җитәчәк, дип кисәтте спикер.
«Төнлә һава +2...+5 градуска кадәр суыначак, ә көндез температуры +9 градустан югары күтәрелмәячәк», - дип йомгаклады синоптик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз