Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик: Бөтен Россия буйлап һава торышы кышкы режимга күчә
Россиядә һава торышы кышкы режимга күчә, кыш алды башлана. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«<...> абсолют күрсәткечләр буенча анализласак, бүгенге көндә инде җылы һава торышы булган төбәкләр юк диярлек», - диде метеоролог.
Синоптик сүзләренчә, хәтта Россиянең Европа территориясенең көньягында да температура көндезге сәгатьләрдә дә 16-18 градустан артмый.
Приморье крае әлегә кадәр Россиянең +15, +18 градус сакланган бердәнбер төбәге булды, ләкин якындагы көннәрдә анда да сизелерлек дәрәҗәдә салкынайтачак, диде Вильфанд.
«Кыш алды дип атала торган чор башлана. <...> Бу кышкы циркуляциягә, кышкы режимга әзерлек вакыты», - дип өстәде галим. Әлеге чор октябрь уртасыннан 15-20 декабрьгә кадәр дәвам итә, дип өстәде ул.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда атна азагына кадәр яңгырлы һава торышы була, җепшек кар явуы ихтимал, дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз