news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптик апрельдә Россия территориясенең Европа өлешендә кар явачагы турында кисәтте

Синоптик апрельдә Россия территориясенең Европа өлешендә кар явачагы турында кисәтте
Фото: «Татар-информ»

Россия территориясенең Европа өлешенең үзәгендә апрельдә әле һичшиксез кар явачак, әмма узган елдагы кебек май бәйрәмнәрендә кар катламы барлыкка килү ихтималы аз. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«<...> апрельдә әле һичшиксез кар явачак. Гомумән, бөтенләй карсыз апрель булмый. Иң мөһиме, кар һәм көчле салкыннар тотрыклы түгел, ә бары тик вакытлыча гына булу», - дип ассызыклады метеоролог.

Ә менә узган елда, Вильфанд сүзләренчә, сирәк кенә түгел, ә уникаль вакыйга булды – «моңарчы беркайчан да Россиянең Европа өлешенең үзәгендә 9 майда вакытлыча кар катламы күзәтелгәне юк иде».

Элегрәк «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов Татарстан территориясендә апрельдә һәм майда һава торышы нинди булачагы турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100