news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик 2027 елның җәе нинди булачагы турында сөйләде

Синоптик 2027 елның җәе нинди булачагы турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2027 елда Россиядә Эль-Ниньо климатик күренешенең йогынтысы аркасында салкын һәм яңгырлы җәй фаразлана. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәге әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итә дип яза РИА Новости.

«Әгәр Эль-Ниньоныж йогынтысы көчле булса, статистика буенча, 81 процент очракта җәй салкын һәм 73 процент – яңгырлы була. Әлеге статистикадан чыгып, киләсе җәй безне эссе, кояшлы һава белән шатландырмас дип уйлыйм. Хәер, төрлечә булырга мөмкин», – дип сөйләде Тишковец.

Элегрәк синоптик хәбәр иткәнчә, Тын океанның үзәк һәм Көнчыгыш экваториаль өлешләрендә суларның җылынуы белән характерлана торган Эль-Ниньо климат күренешенең йогынтысы аркасында якынлашып килүче кыш Россиянең күпчелек өлешендә аномаль җылы һәм дымлы булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot