news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синкекусинкай буенча Дөнья кубогында Татарстан җыелма командасы барлык категорияләр буенча “алтын” һәм “бронза” алган

Безнең республикадан 6 спортчыдан торган команда чыгыш ясады

  (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 23-24 августта Токиода синкекусинкай буенча “Дрим Кап” Дөнья кубогы уздырылды. Турнирга бөтен дөньядан 1816 спортчы җыелган иде. Шул исәптән анда Татарстан, Новосибирск, Красноярск, Хабаровск һәм Благовещенскидан, Хакассиядән Россия спортчылары катнашты.

Безнең республикадан 6 спортчыдан торган команда чыгыш ясады - Павел Козлов  (Чаллы, “ветераннар” категориясе, 35-40 яшь, абсолют авырлык), Виталий Осипов (Түбән Кама, “ветераннар” категориясе, 41-45 яшь, абсолют авырлык), Ирек Фәррахов (Түбән Кама, “ветераннар” категориясе, 35-40 яшь, җиңел авырлык),  Ленар Сөләйманов  (Әлмәт, “70 кг га кадәрге ир-атлар” категориясе), Антон Пермяков  (Казан, “80 кг га кадәрге ир-атлар” категориясе) һәм Сергей Копырин  (Казан, “80 кг га кадәрге ир-атлар” категориясе).

Көндәшләр җитдиләнгәннән-җитдиләнде. Нәтиҗәдә, “ветераннар” уңышлырак чыгыш ясады: Павел Козлов алтынлы, ә Виталий Осипов  һәм Ирек Фәррахов  бронзалы булды.

Барлык катнашучылар да призерлар булмаса да, һәрберсе үз категориясендә булачак чемпионга гына оттырды, дип хәбәр Россия хәрби сәнгать берлегенең Татарстан Республикасы буенча башкарма комитеты.

(Фотосурәт kyokushinkai-rt.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100