Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сингапурда ТРда бизнес-проектларны мониторинглауның Малайзия системасын гамәлгә кертү турында фикерләштеләр
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "XYBase" компаниясе җитәкчеләре - системаны эшләүчеләр белән очрашты
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Сингапурда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "XYBase" компаниясе җитәкчеләре - системаны эшләүчеләр белән очрашу барышында ТРда Малайзия бизнес-проектларны мониторинглау системасы тиңдәшен кертү турында фикерләштеләр.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президентының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Бүген Рөстәм Миңнехановка "XYBase" компаниясе вәкилләре сөйләгәнчә, бизнесны теркәүнең мәгълүмат системасы өч ел элек Малайзиядә илнең Премьер-министры карары белән гамәлгә кертелгән. Эшкуарлар өчен илнең уңайлылыгын бәяли торган "Doing Business" компаниясе рейтингы буенча ил 2011 елдагы 24 нче урыннан 2014 елда 6 нчы урынга кадәр күтәрелгән.
"XYBase" компаниясе шушы системаның тиңдәшен Татарстанда да кертергә тәкъдим итә. Системада барлык килештерү һәм рөхсәт итү процедуралары чагылачак, документларның инстанцияләр аша узуын дәүләт хакимияте органнары гына түгел, эшкуарлар үзләре дә күзәтә алачак.
"XYBase" системаның сынау вариантын республикада 6-7 ай эчендә кертеп бетерергә әзер, компаниянең офисы Иннополиста урнашырга мөмкин.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген системаның тәкъдим ителгән мөмкинлекләрен югары бәяләсә дә, системаның реаль шартларда ничек эшләвен җентекләп өйрәнергә кирәк, диде. Ул ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына республика җитәкчеләреннән торган төркем оештыруны йөкләде. Алар Малайзиягә барып, бу системаның ничек эшләвен үзләре бәяли алачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз