news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Симфоник оркестрның чит илләргә бәйрәм гастрольләре

Симфоник оркестрның чит илләргә бәйрәм гастрольләре

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Татарстан дәүләт симфоник оркестры янә сәфәргә чыгып китте. Бу юлы алар Испаниянең Мадрид, Валенси һәм Барселоне кебек зур шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Гастрольләр 23 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Билгеле булганча, оркестр күптән түгел Көньяк Кореядә бик уңышлы чыгышлар ясап кайткан иде инде.

Татарстан дәүләт симфоник оркестры испаниялеләр һәм анда яшәүче ватандашларыбыз игътибарына Раштуа бәйрәме концертлары тәкъдим итәргә планлаштыра. Концертларда Штраус һәм Бизе кебек бөек композиторларның дөнья мәдәниятенең сәнгать үрнәкләре булып саналган әсәрләре яңгыраячак. Вокал номерларны Гөлнара Мурзиева башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot